Вәсилә Хәйдәрова. Борак
Вәсилә Хәйдәрова
  Бүген
  Мөфти Мөхәммәдъяр Солтан - нәселебез горурлыгы

Дус сайтлар

Яшь әдипләрнең Мөслимдәге Зөлфәт клубы
Зөлфәт cайты
Мөслим районы Насыйп яр сайты
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Айдар Хәлим сәхифәсе

Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Барый Ислам
Мәдүнә сәхифәсе
Татар сайтлары
Татар әдәби телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Әхмәт Дусайлы сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мөҗәһит сәхифәсе
Мөслим районы үзәк китапханәсе



Без киткәч тә, шулай торыр көннәр,
Безнең даннар илгә кирәк булыр.
Шыпырт-шыпырт кемдер гайбәт сөйләр,
Начар, диючеләр сирәк булыр.
Кәк –күк, кәк-күк!.. Еллар санап киләм,
Уйчан урман, боек елга, соры күк...
Нишлим мин ул кадәр гомер белән,
Йөзгә чаклы санама берүк...
Солтанов Мөхәммәдъяр Мөхәммәдшәриф улы Татарстан Республикасы Актаныш районы Мәчтай авылында дөньяга килә. Мин бу турыда Габделхак хәзрәт Садыйковның Уфа Диния назәрәте тарихына һәм мөфтиләрнең тәрҗемәи хәлләренә карата язылган хезмәте аша хәбәрдар булдым.Петр-III үлгәч тә, аның урынына патшалыкны Екатерина кабул итә. Әби патша шәрык халыкларына диндә чагыштырмача иркенлек бирә: мәчет, мәдрәсәләр салырга рөхсәт була, гыйбадәт кылу юлларында тиешле тәртип булдыру чаралары күрелә, хәтта диннән баш тартучыларны җәзага тарту юллары да билгеләнә. Әби патша 1722нче елда махсус боерык чыгара: Рәсәйдә духовное собрание төзергә, аңа башлык итеп мөфти куелырга тиеш. (1789нчы һиҗри белән 1204нче ел).”Духовное собрание” үзенең эшен башлый. Минем икенче буын бабам Мөхәммәдъяр Солтанов бишенче мөфти була.

Атаклы Казан университеты Солтан фамилиясе унҗиде бабага кадәр дәвам итә. Өченче бабасы Габделҗәмил Минзәлә өязе башкортларының кантоны хуҗасы, дүртенче бабасы Баязит рус гаскәрләре сафында майор, үз атасы Мөхәммәдшәриф тә кантонда хезмәт итә. Шул хезмәтләре өчен аларга дворянлык титулы бирелгән. Чыгышы башкорт дворяннары нәселеннән булгач, Мөхәммәдъярга Казан университетына керү авыр булмый һәм ул аны уңышлы тәмамлый. 1878нче елда аңа подпорудчик дәрәҗәсе бирелә, аннан дөньяви арадашчы һәм Минзәлә, Бәләбәй өязләрендә җәмгыяви судья вазифаларын башкара. 1886нчы елның икенче гыйнварында патша Александр III тарафыннан аңа Мөфтилек указы бирелә. Солтанов, эшне кабул итү белән, эш кагәзьләрен тәртипкә салырга тырыша, үзе дилбегәне нык тота, имтихан тотарга килгән шәкертләрнең казыйларга “Сәдака” бирү бәрабәренә имтихан тапшыру юлларын тыя, үз кул астындагы ике йөзле хадимнәр белән эшләүгә күп көч сарыф итә.1893нче елда, хөкүмәт рөхсәтен алып, хаҗ сәфәренә бара. Россиядән килгән мөфти һәркайда мөхтәрәм кеше була. Истамбулда Төркия солтаны Габделхәмит аны үзе кабул итә, кылган хезмәтләре өчен II дәрәҗә Төрек ордены тапшыра.

Мөхәммәдъяр Солтанов чорында милли матбугат торгызыла, мәчет-мәдрәсәләр күбәя, шул сәбәпле Солтановның халык арасында абруе арта. Ул 1888нче елда беренче дәрәҗә Станислав ордены, 1896нчы елда беренче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. 1911нче елда мөфти Солтановның хезмәтенә 25ел тулу уңае белән юбилей уздырыла. Мәҗлестә бик күп галим-голәмә, зур түрәләр катнаша. 2007нче елда аның тууына 170 ел тулу зурлап билгеләп үтелә.

1915нче елда минем ерак бабам Мөхәммәдъярны паралич суга. Бер ай авырганнан соң, 12нче июньдә сәгать 11ләрдә вафат була. Гәүдәсе өч көн почетлы каравылда собрание залында саклана. 14нче июньдә җомга намазыннан соң мәчет ихатасында мөфти Тәфкилев белән янәшә күмелә.
“Гарәпчә-татарча-русча аңлатмалар сүзлегендә Солтан сүзенә түбәндәге аңлатмалар бирелә. Солтан Ис. Патма, хөкемдар. Солтанәт. Ис. 1 Патшалык. 2) Мәһабәтлек, олылык, зурлык. “Күрер күзгә мөлләсыман солтанәтбез.(Акм.) Азнакай районы Урсай авылында яшәүче туган төбәкне өйрәнүче тарихчы-тикшеренүче Роберт Сәйдел улы Зариповның “Безнең тамырлар” китабыннан өзекләр.
... Солтановлар нәселеннән булган кешеләрне эзләү дәвам итте. Мөхәммәдъярның бишенче улы хакында билгесез иде.
Аның дүрт улы Арыслангали, Искәндәр, Ислам һәм Мөхәммәтсолтан турында китапта тәфсилләп язылган...

- Ниһаять, - диде Роберт, - мин Мөхәммәдъярның бишенче улы Солтангали һәм аның балалары, оныклары, оныкчыклары турында җитди мәгълүматлар тупладым. Мин аларның һәммәсен дә сиңа тапшырам, бәлки язачак китабыңда файдаланырсың.
Минем һич кенә дә ышанасым килмәде. Бары тик икенче буын бабам Мөхәммәдъяр, әткәем Нургали, аның уллары Нурмөхәммәт һәм Зөфәрнең фотоларын чагыштырып караганнан соң гына Робертның сүзләренә шигем калмады. “Марсель Әхмәтҗановның “Татар шәҗәрәләре” китабында (32нче бит) Туксабай шәҗәрәсе бирелгән. Ул ике вариантта. Беренче вариант Туксабай углы Шаһвәли Шаһвәли углы Тәвкил Тәвкил углы Тәңребирде Тәңребирде углы Йулбирде Йулбирде углы Акйул Акйул углы Котмыш Котмыш углы Күзкәй Күзкәй углы Тотар Тотар углы Чупан Чупан углы Мәмәт Мәмәт углы Солтан – шушы кешедән фамилия башлана (1749-1820), 261 ел. Солтан углы Гәбделҗәлил Гәбделҗәлил углы Баязит Баязит углы Мөхәммәтшәриф Мөхәммәтшәриф углы Мөхәммәдъяр, мөфти, дворянин. Искәрмә: беренче вариант – Санкт-Петербург фондыннан, (31бит, саклау берәмлеге, 50, 40 бит) Р. Фәхретдиновның шәхси архивыннан. Бу шәҗәрәне, үзенең күпеллык эзләнүләре, тикшеренүләре, фотоматериалларга нигезләп, Роберт Зарипов дәвам итә. Мөхәммәдъярның бишенче улы Солтангалидән таралган балалар.

Используются технологии uCoz